Бөек Ватан сугышы Ветераны Леонид Клещевниковка 90 яшь

2018 елның 2 гыйнвары, сишәмбе

Ветеранны шушы олуг юбилее белән котлар өчен район Советы аппарат җитәкчесе Роза Салдаева, Иске Маҗын авыл җирлеге башлыгы Эльверт Шәймәрдәнов, авыл советы сәркәтибе Светлана Ощепкова килде. Роза Салдаева юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путин исеменнән алынган котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

 Леонид ага Минзәлә районы Иске Маҗын авылында туып үсә, биш класс белем ала. 1944 елда армия сафларына алына. Сугыш беткәннән соң “За победу над Японией” медале белән бүләкләнә. Армия хезмәтен тәмамлагач туган авылына әйләнеп кайта һәм гомерен авылга багышлый, механизатор булып эшли. Бүгенгесе көнне ул улының гаиләсе белән бергә гомер итә. 90 яшьтә булуга да карамастан Леонид ага яшь күренә, үзенең көченнән килгәнчә балаларына йорт эшләрен карарга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International