«Газиз әниләр»

2017 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Быел февраль аенда Балтач районында тәүге тапкыр күпбалалы әтиләр арасында "Ир-егетләр солтаны " дигән бәйге үткән иде. Гаиләдә әти кешенең ролен ассызыклау максатында узган чараның дәвамы буларак күптән түгел шушындый ук бәйгедә әниләребез дә сыналды. 
23 ноябрь конне әниләр бәйрәме уңаеннан, район мәдәният үзәгендә узган «Газиз әниләр» район бәйгесендә күп балалы бишәр әнидән торган өч команда үзара көч сынашты. 
Һәр чорның үз матурлыгы. Балалары бакча, мәктәп яшендәге әниләр командасы яшьлек дәрте белән янып торса, инде шактый тормыш тәҗрибәсе туплаган, нигездә җитәкче әниләрдән торган "Оба на" командасы чаялыклары, бүгенге көндә оныклар багучы өлкән буын әниләре зирәклекләре белән тамашачы мәхәббәтен яулады. 
Ыгы-зыгылы тормышта, кайчакта еш кына гаиләдәге вазифалар алышынып, бала тәрбиясе, ир кадере, гаилә татулыгы арткы планга күчә. Күп кенә гаиләләрдә хатын-кыз гаиләне туендыручы буларак та томышны үз җилкәсендә тарта. Әниләребезнең төп вазифасы асылда ниләр, хатын-кызның гаиләдәге урыны нидән гыйбарәт – бәйге барышында тамашачы боларның һәммәсенә дә җавап тапты. Хатын-кыз иң беренче чиратта әни кеше, гомер бүләк итүче. Ир хакын хаклап, гаилә учагын сүндерми яшәүдә дә хатын-кызлардан күпме сабырлык, ныклык, акыл таләп ителә. Әниләребез боларны бәйге барышында тагын бер кат исбатлады. Өй эше буларак бирелгән визит карточкасы белән танышканда һәр буын әнинең мактаулы, гаиләсе өчен бик кадерле, кабатланмас, бердәнбер булуын аңладык. «Зирәкләр һәм тапкырлар» бәйгесендә әниләребезнең тормыш тәҗрибәләре бай булуына инандык. Аларның оста, үткен, җитез икәнлекләрен күреп сөендек. "Танып бел" бәйгесендә гүзәл затларыбыз җыр-моңга сәләтле булулары белән дә таң калдырды. Иҗади конкурста да әниләребез һәр эштә дә оста булуларын раслады. Баксаң, әниләребез балта остасы да, рәссам да, дизайнер да икән. Бу бәйгедә безнен коллегабыз, Кече Лызи авыл җирлеге башлыгы урынбасары, 3 бала әнисе, Михайлова Лариса Михаил кызы да бик уңышлы итеп, “Оба-на” исемле командасында катнашты.

«Ин ягымлы әни» номинациясендә «Универсаль әниләр», «Иң унган әни» номинациясендә – «Оба-на», ә «Иң тапкыр әни»дә «Ак күңеллеләр» командалары җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International