Хәсәновлар Илназ Наилевич һәм Гөлия Гарафетдинова гаиләсендә зур вакыйга – аларның уллары Раян туган. Ирлан теленнән тәрҗемә иткәндә "принц", "кечкенә патша" дигәнне аңлата.
Якты дөньяга нәни кешенең барлыкка килүе ата-ананың гомерен тулаем үзгәртә, кайгыртучанлык һәм көтү белән тула. Ләкин баладан башка тырмыш бәхетен тоеп булмый.
Бүген, 14 ноябрь 2017 елда Хәсәновлар гаиләсе балаларының туу турында таныклыгын - Россия Федерациясе гражданинының иң беренче һәм мөһим документын кулына алды. ЗАГС бүлеге белгечләре яшь әти-әнине икенче уллары туу белән кайнар котладылар.
Сабыйга сау-сәламәт, акыллы, мәрхәмәтле, бәхетле бала булып үсүен, ата-аналарга сабырлык һәм гаилә бәхете теләделәр.