Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә паспортлар тапшыру узды

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

2017 елның 9 ноябрендә никахлашу Сараеның төп залында Түбән Каманың 14 яшькә җиткән яшьләренә традицион паспортлар тапшыру тантанасы узды. Тантана Татарстан Республикасы Конституциясен  кабул итүенә 25 ел тулуына багышланды.

ГХАТ Идарәсе белгечләре укучылар өчен кызыклы паспорт турында викториналар әзерләделәр, дәүләт символлары турында сөйләделәр, Татарстан Республикасының Конституциясен тапшырдылар.

Залның көчле алкышлары астында әти-әниләре һәм дуслары алдында кызлар һәм малайлар үзләренең беренче паспортларын кулларына алдылар. Түбән Кама районы Рәсәй миграция Бүлеге башлыгы урынбасары Людмила Балашова укучыларга паспортларны кадерләп сакларга һәм Татарстан Республикасы һәм Рәсәй законнарын олыларга кушты. Егетләр һәм кызлар, үз чиратында, ата-бабаларыбызның милли кыйммәтләрен һәм мәдәни мирасларын саклауларына сүз бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International