“Казан” гаилә Үзәгендә "Бәхетле гаилә мәктәбе " дәресе узды.

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

Дәрес психолог белән атна саен уза

 

Бүген "Казан" гаилә Үзәгендә КЦСО "Доверие" психологы белән булачак яшь парлар өчен дәрес узды. Атналык дәрес никахка керергә әзерләнүче парлар өчен уздырыла. Психолог һәрбер гайлә үтә торган тормыш юлы этаплары турында сөйли, ничек катлаулы, конфликтлы ситуацияләрне  лаеклы кичереп, чын-чынлап бәхетле тату гаилә булдыру юлларын күрсәтә.

 

Дәресләрдән соң "Казан" гаилә Үзәге белгечләре яшь парларга бик теләп тантана залларын һәм интерьерларны күрсәтәләр, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирәләр.

 

Психолог белән дәрестә барлык теләүчеләр дә катнаша ала һәм ул бушлай! Һәр сишәмбе 10.00 сәгатьтә ир белән хатын булачак парларны шушы мавыктыргыч тренингта көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International