Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә беренче көзге айга йомгак ясалды

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

        Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 2017 елның сентябрь аеның демографик күрсәткечләре буенча йомгак ясалды.

        Барлыгы 832 гражданлык хәле актлары теркәлгән, шул исәптән, туу турында – 298 акт язуы. 94 гаиләдә беренче бала, 145 гаиләдә икенче бала, 59 гаиләдә өченче һәм аннан соңгы балалар дөньяга килгән. Бу айда өч пар игезәкләр туган.

        Малайлар өчен иң популяр исемнәр: Кирилл, Матвей һәм Кәрим булды.  Кызлар өчен – София, Елизавета һәм Ралина. Гадәти булмаган кызлар өчен исемнәр Теона, Сабрина һәм Эсмира. Малайлар арасында сирәк исемнәр Марат, Гектор һәм Платон.

       Сентябрьдә беренче гаилә документы  – язылышу турында таныклык 210 парга тапшырды. Шул исәптән, 44% ир-атлар 25 яшьтән 29 яшькә кадәр өйләнүе,  ә 40%  хатын-кызлар 18 яшьтән 24 яшькә кадәр кияүгә чыкканнары ачыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International