71 ел бергә

2017 елның 12 сентябре, сишәмбе

              12 сентябрь көнне Вахит һәм Наилә Галеевлар уртак тормыш башлауларының 71 еллыгын билгеләп үттеләр. Вахит Галиев үрнәк башлыгы,  яраткан әти һәм бабай гына түгел, ул әле актив җәмәгать эшлеклесе дә. Быел аңа  91 яшь тулган. Вахит Галиев - шагыйрь һәм язучы. Ул 13 китап авторы. Вахит Вәли улы ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, мактаулы язучылар берлеге әгъзасы, Мамадыш шәһәренең мактаулы кешесе. Яраткан тормыш иптәше Наилә ханым белән бергә алар 9 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген аларның 50 дән артык онык һәм оныкчыклары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International