Мөслимдә Татарстан кроссы-2017 үтте

2017 елның 16 сентябре, шимбә

Районда Милләтләр кроссының социаль әһәмияткә ия чара булуын аңлап эш итәләр. Шуңа да ярышларда мәктәп укучылары, яшүсмерләр, көллият студентлары белән бергә ветераннар, дәүләт һәм иҗтимагый оешма хезмәткәрләре дә катнашты.

       Чараны район башлыгы Рамил Муллин ачып җибәрде. “Милләтләр кроссы” 1 меңнән артык райондашларыбызны җыйды. Спорт сөючеләр 2017 м арага йөгерделәр.  Иң беренче итеп чарага җыелган мөслимлеләр бердәм гимнастика ясап алдылар. Гимнастикадан соң оешма-предприятие җитәкчеләре старт сызыгына  бастылар. 

      Һәр җиңүчегә Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.        “Милләтләр кроссы” – көзге спорт төрләре буенча Россия территориясендә үтә торган иң зур ярышларның берсе.  Районыбыз халкы мондый чараларда бик теләп катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International