Буадан Салаватовлар “Нечкәбил” конкурсында “коронное блюдо”лары белән шаккаттырганнар

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Гүзәл һәм Марат Салаватовларның гаилә стажы 10 ел. Кызлары Алсу үсеп килә. Гаилә башлыгы Марат ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәре, ә Гүзәл Мәдәни үсеш үзәгендә эшли. Әлеге республика бәйгесендә катнашырга уйламасалар да, кыстагач, ризалашканнар. Алар жюри әгъзаларына Апаста узган сайлап алу турында, аннан Казанның “Корстон” залында үткәрелгән ярымфиналда осталыкларын күрсәткәннәр. Соңгысында “Кулинария” номинациясендә призлы урын алганнар. Русчалап әйткәндә, “коронное блюдо”лары – эченә яшелчәләр белән тутырылган чуртанны жюрилыларга бик ошаган. 

-Бу бәйгедә ирем миңа нык булышчы булды. Ул бар мәшәкатьләрне дә үз өстенә алды. Коллегаларыма да рәхмәт. Финалда да сынатмабыз, - ди Гүзәл.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International