Тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

2017 елның 4 сентябренә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, яңа уку елы башлануга туры китереп паспортларын тапшыру тантанасы узды.

Бу көнне унбер яшь яшел үзәнле олы тормышка беренче адымнарын ясадылар, бу вакыттан алып алар тулы Россия Федерациясенең хокуклы гражданнары һәм нәкъ менә шул вакыттан алар барлык үз карарлары, хокуклары, бурычлары да кабул итүгә җаваплы.

Балаларга паспортларны тапшырганда, Россия Федерациясе Яшел Үзән районы эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре бүлеге буенча башлыгы Игорь Грошев яшь катнашучыларга үзләренең тормыш юлын лаеклы узарга теләде, иң яхшы киләчәге яшь Россия гражданнары белән бәйле дип ассызыклады! "Исегездә тотыгыз - Россия гражданины булырга – бу бик зур дәрәҗә!"

Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге исеменнән  бүлек җитәкчесе Мәрьям Яковлева паспорт тышлыклары бүләк итте.

Яшь Яшел Үзәнлеләрне аларның тормышларында булган бу истәлекле вакыйгалары белән котлыйбыз, аларга укуларында уңышлар, аларны планнарын тормышка ашыруларын теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International