2017 елның 18 июлендә Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсенең төп залында "Дөньяда ике могҗиза барлыкка килде!” исемендәге тантаналы чара узды.
Бәйрәмгә игезәкләр туган өч түбән кама гаиләсе чакырылды. Бәхетле ата-аналарга, дуслары һәм якыннары алдында, сабыйлары тууы турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау адреслары тапшырылды.
Яшь гаиләләрнең гаилә башлыклары шәһәр төзүче предприятие хезмәткәрләре булып торалар. “Түбән Кама Нефтехим" предприятиясенә 50 ел тулу хөрмәтенә, гаиләләрне шатлыклы көннәре белән котларга дип, Берләшкән профсоюз оешмасы вәкилләре килгән иде .
Чара Рәсәй ГХАТ бүлекләренең 100 еллык юбилеена һәм традицион гаилә кыйммәтләрен, гаилә институтын ныгытуга багышланды.