Түбән Кама районы Сухрау авыл җирлегендә "Гаилә музее" ачылды

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

         2017 елның 15 июнендә Түбән Кама районы Сухрау авыл җирлегендә "Гаилә музеен" ачуга багышланган тантаналы чара узды.

         Авылның күп балалы гаиләләре, тыл хезмәтчәннәре, гаилә тормышы юбилярлары бәйрәм дә катнашты.

Авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимов проектны кыска вакыт эчендә гамәлгә ашырган өчен,  барлык катнашучыларга рәхмәтләрен белдерде. "Гаилә хатирәләрен, истәлекләрен саклау – бу безнең  токымнарыбыз алдында булган зур бурыч" - дип мөрәҗәгать итте авыл җирлеге башлыгы бәйрәм кунакларына.

Авыл Мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл халкы өчен, кызыклы концерт программасын әзерләделәр. Чара ахырында,  Галина Ивановна һәм Александр Сергеевич Гусевлар гаиләсенең  алтын юбилярларын хөрмәтләү тантанасы узды. Алар яңа ачылган музейга үзләренең ата-аналарнының туй киемнәрен тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International