Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә ярәшү тантанасы

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

     2017 елның 22 июнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Логунов Максим һәм Трифонова Татьянаның ярәшү тантанасы узды.

     Бу үзенчәлекле көндә никахлашу Сараенда яшь парның туганнары һәм якыннары җыелды. Булачак парга матур котлау сүзләрен яңгырады, ата-аналары балаларын хуш исле ипи белән сыйладылар, үрдәк-мандаринкалар тапшырдылар.

     ГХАТ Идарәсе белгечләре Максим һәм Татьянаны ярәшүләре белән котладылар, "Мәхәббәт җепләре белән тоташтыру" матур йола тантанасын уздырдылар,  тынычлык, мәхәббәт һәм никах символы буларак, яшь парга хуш исле алма кәрзинен тапшырдылар.

    Ярәшү яшь парлар өчен, сынау чоры булып тора. Бу вакыт аларның бер-берсенә булган ышанычлырын, кияү һәм кәләш бер-берсен аңлыйлар микән, алар бер-берсенең гадәтләр һәм җитешсезлекләр кабул итә алалармы икәнен аңларга булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International