90 яшьлек юбилей

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

  Арча районы Иске Кырлай авыл җирлегендәге Иске Кырлай һәм Түбән Мәтәскә авылларында бер көндә ике юбилей булды — Мөкатдисә Әхмәдиева белән Назилә Сәмигуллинага 90 яшь тулды. 

 Юбиляр әбиләрне гомер бәйрәмнәре белән Арча районы башлыгы урынбасары Любовь Осина котлады. Аларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

  Мөкатдисә апа Иске Кырлайда туа. Насыйп ярын да шушы авылда таба ул. Нурислам Әхмәдиев белән 55 ел тигез гомер итеп 5 бала тәрбияләп үстерә алар. Озак еллар кибетче, склад мөдире булып эшләп лаеклы ялга чык-кан әби бүгенге көндә сәламәтлегенә шөкер кылып яши.

 Түбән Мәтәскәдә гомер итүче Назилә апа улы Фәрит һәм килене Фәридә гаиләсе белән яши. 14 яшеннән колхозда бил бөгә башлаган кызга ирләр белән янәшә урман кисәргә дә, окоп казырга да туры килә. Ире Нурияздан белән 6 балага гомер бирә алар. Аларның һәммәсенең тормышына шөкер кылып, зиһене камил, тормышына риза булып яши. Балалар ел да аның туган көненә җыелыша, барысы бергә өй тулы булалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International