Гаилә елы уңаеннан, Актаныш районы ЗАГС бүлеге алтын, зөбәрҗәт, тимер туйларны билгеләп үтте

2024 елның 22 марты, җомга

Актаныш районы ЗАГС бүлегендә алтын, зөбәрҗәт, тимер туйларын үткәрүче 5 пар белән “Пар канатлар” кичәсе үткәрелде. Алар:

  1. Кадыровлар Мирзаханиф Тимер улы һәм Ләйсән Баян кызы – 50 ел (Актаныш);
  2. Низамовлар Мөдәрис Мөхәмәтдин улы һәм Алмазия Галимҗан кызы – 50 ел (Яна Кадермәт);
  3. Ситдиковлар Рәфит Тимерхан улы һәм Флусә Гафур кызы - 50 ел (Аеш);
  4. Галимардановлар Мөдәллиф Мөхәмәт улы һәм Рафига Мәхмут кызы - 55 ел (Аеш);
  5. Нургалиевлар Рәзиф Нургали улы һәм Мөслимә Ногман кызы - 65 ел (Аеш).

Бәйрәм чарасында район Башлыгы Л.Р.Зарипов катнашты. Юбилярларга район Башлыгының рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырылды. Кичәне район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева һәр юбиляр турында эчтәлекле сөйләү белән алып барды. Юбилярларга район мәдәният йорты хезмәткәрләре җыр сәламнәрен тапшырды. Ә иң зур бүләкләр йөрәк җылысы белән әйтелгән балалар, оныкларның котлавы иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International