Уфада Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимиятенең ГХАТ органнары җитәкчеләре белән 13 нче Бөтенроссия киңәшмәсе уза

2023 елның 6 июне, сишәмбе

Киңәшмә барышында тармакның хисап чорындагы эш нәтиҗәләре, аның үсеш перспективалары, шулай ук гражданлык хәле актларын теркәү эшчәнлеген оештыруның мөһим методик мәсьәләләре карала. Чарада федераль башкарма хакимият органнары вәкилләре һәм Россия төбәкләренең барлык ГХАТ органнары җитәкчеләре катнаша.

Кунакларга сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Юстиция министры урынбасары Максим Бесхмельницын, Россия Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Виталий Колесников һәм Башкортостан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров мөрәҗәгать итте.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасын ГХАТ Идарәсе башлыгы Г.Р. Нигъмәтуллина тәкъдим итә. Башкортостан Республикасы башлыгы аңа махсус хәрби операция зонасына җибәрелгән мобилизацияләнгән һәм үз иреге белән киткән гражданнар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм эшне оештыруда ярдәм иткәне өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе коллективы Гөлшат Рәдиф кызын чын күңелдән югары бүләк белән котлый!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International