Дәүләт Думасында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган фотокүргәзмә ачылды

2023 елның 30 мае, сишәмбе

«Туу тарихы» проекты Татарстан Республикасында 2018 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Фотокүргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә төшерелгән. Аларның авторы Диляра Эстрина меңләгән кадрлар, йөзләгән сәгатьләр төшерә, аларда куелыш, сценарий яки икенче дубль мөмкин түгел.

"Бу күргәзмә - дөньяның җиде могҗизасы турындагы билгеле тезисны кире кагу, чөнки төп могҗиза – кеше, ә кешенең барлыкка килүе – могҗизаның иң-иңе", - дип билгеләп үтте күргәзмәне ачып, Дәүләт Думасының Гаилә мәсьәләләре комитеты рәисе Нина Останина.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күргәзмәдә катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән сәламләде. Ул халык саны кимүнең гомумроссия тенденциясе турында борчылуын белдерде: «гаилә-демография өлкәсендәге хәлне тасвирлаучы саннар һәм фактлар дәүләтнең балалы гаиләләргә ярдәм итү сәясәте җентекләбрәк, ә иң мөһиме - гомуми игътибар таләп итүен күрсәтә. Сүз хәзер балалы гаиләләргә ярдәм итүнең икътисади чаралары турында гына түгел, ә җәмгыятьтә ныклы, тату гаиләләрне, җаваплы ата-аналарны һәм күп балалылыкны популярлаштыруга гуманистик кыйммәт ориентирларын һәм карашларын формалаштыру турында бара», - дип билгеләп үтте парламентарий. Фәрит Мөхәммәтшин күргәзмәнең традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга, ныгытуга һәм алга этәрүгә юнәлдерелгән зур иҗади эштә тагын бер чара булачагына ышаныч белдерде.

Чарада Дәүләт Думасы фракцияләре һәм комитетлары җитәкчеләре, федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән беррәттән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе башлыгы Г.Р. Нигъмәтуллина да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International