Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә булачак яшь парлар өчен консультация узды

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

Заманча технологияләр тормышыбызны гадиләштерә, хәзер күп кенә мәсьәләләрне өйдән дә чыкмыйча хәл итәргә мөмкин. Дәүләт хезмәтләре порталы аша никахны теркәү өчен дә гариза бирергә була. Туйны җәй көне уздырырга теләүче кияүләр һәм кәләшләр хәзер үк буш даталарны актив сайлыйлар һәм теләгән вакытларын броньлыйлар.

Шимбә көнне иртәнге сәгать 8дә уза торган туй алды инструктажларында никахны теркәү тантанасын уздыру кагыйдәләре белән танышырга мөмкин.

Чираттагы очрашу 4 март көнне узды. ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре кияү һәм кәләшләргә тантаналы чараның ничек узуын күрсәттеләр һәм документларны рәсмиләштерү тәртибе турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International