Чистай ГХАТ бүлегендә йөзенче бала тууы теркәлгән

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

2023 елның 16 мартында Чистай никахлар сараенда 2023 ел башыннан Чистай муниципаль районында 100 нче бала тууны теркәү тантанасы булды!

Бала туу һәр гаилә тормышында иң якты вакыйга. Айрат Фәргат улы һәм Ильвира Шәүкәт кызы Гайнетдиновлар гаиләсендә өченче бала – кызлары Захра туган, әлеге исем «нур сибүче» дигәнне аңлата. Бу тату гаиләдә хәзер өч кыз бар. Олы кызларның шулай ук бик матур һәм сирәк очрый торган исемнәре Айсель һәм Лайли.

Тантаналы шартларда бәхетле әтине ГХАТ бүлеге башлыгы Илмира Ярмушева котлады, туу турында таныклык, Татарстан Республикасы Раисыннан котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International