Актаныш районы ГХАТ бүлеге 2023 нче елның беренче баласын теркәү тантанасы үткәрде

2023 елның 8 гыйнвары, якшәмбе

2023 нче елның 7 гыйнвар көнендә район бала тудыру йортында Актаныш районы ГХАТ бүлеге тарафыннан 2023 нче елның беренче баласын теркәү тантанасы узды. Бәхетле әти - Хәйдәров Ильвир Фәвәсим улы һәм әнисе - Хәйдәрова Алсу Нурулла кызы өченче кызларына Амира исеме куштылар. Район ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшь парны елның 1 нче баласы туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын куңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде. Яшь гаиләгә уңышлар, матур, күркәм гаиләдә, балаларын игелекле итеп үстерүләрен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International