Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә «2022 елның беренче яртыеллыгында гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләте бирелгән органнар эше һәм алдагы чорга бурычлар турында» видеоэлемтә режимында эшлекле киңәшмә узды. Контроль-күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча фикер алышынды, гаилә һәм никах институтын ныгытуга, гаилә сәясәтен тормышка ашыруга юнәлдерелгән чараларга йомгак ясалды. Киңәшмә барышында шулай ук «Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын теркәүне иң яхшы тантаналы алып баручы» республика конкурсын оештыру мәсьәләләре дә күтәрелде.