Актаныштан Сабитовлар гаиләсе Идел буенда иң уңышлы гаиләләрнең берсе дип табылды

2022 елның 9 июле, шимбә

Чуаш Республикасында ел саен үткәрелә торган «Идел буеның уңышлы гаиләсе» конкурсы тәмамланды. Чара 2013 елдан башлап Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле инициативасы һәм ярдәме белән үткәрелә.

Чабаксарда узган конкурсның финалында округның барлык төбәкләреннән өч һәм аннан күбрәк балигъ булмаган, шул исәптән уллыкка, опекага яки попечительлеккә алынган балалар тәрбияләүче 14 гаилә катнашты. Конкурс программасы дүрт этапны үз эченә алды – «Гаиләне тәкъдир итү», «Ирекле темага иҗади номер», «Мәдәни-танып-белү конкурсы», «Үз төбәгең турында сөйләү».

8 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Чуаш дәүләт филармониясе бинасында округ конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Иң яхшыларны жюри билгеләде, аның составында Идел буе федераль округының 14 регионыннан килгән вәкилләр иде. Жюри рәистәшләре сыйфатында Чуашстан Хатын-кызлар берлеге җитәкчесе Наталья Николаева һәм актер Анатолий Гущин чыгыш ясадылар.

Конкурс призерлары арасына Актаныш муниципаль районының Киров авылыннан Венера Равис кызы һәм Алмас Шәйдулла улы Сабитовлар гаиләсе дә керде. Алар мактаулы өченче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International