ГХАТ идарәсе башлыгы Г.Р.Нигъмәтуллина «Безнең Республика - Безнең гамәл» ток-шоуында катнашты

2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

2022 елның 7 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы Г.Р. Нигъмәтуллина «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» темасына багышланган «Безнең Республика - Безнең гамәл» ток-шоуында катнашты.

Татарстанда «Бердәм Россия» партиясенең «Ныклы гаилә» федераль партия проектын гамәлгә ашыру, татарстанлыларның яшь буыны арасында традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышынды, теркәлгән гаилә берлекләре һәм туган балалар саны буенча актуаль статистика әйтелде.

Программада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар вәкилләре, иҗтимагый оешмалар, Татарстан иҗат коллективлары активистлары һәм журналистлар үзләренең эксперт фикерләре белән бүлештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International