Яр Чаллы шәһәренең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру чарасы

2022 елның 8 мае, якшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара - шәһәрнең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру чарасы узды.

ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова һәм «Бердәм Россия» партиясенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Римма Зиннур кызы Фәсхетдинова 11 балага беренче документ тапшырдылар.

Шулай ук балалар сәнгать мәктәбенең хореография ансамбле һәм Халыкара конкурслар лауреаты Амалия Вилданова котлады, ул бүген шулай ук паспорт алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International