Бүген Ютазы муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә агымдагы елда дөньяга килгән 100 нче бала теркәлде. Кәрәкәшле авылында яшәүче Раяз һәм Әлфия Әхмәтҗановлар гаиләсендә икенче бала-кыз бала дөньяга килде. Әти-әнисе балага Сафия дип исем бирде.
Гражданлык актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Фахертдинова әти-әнигә Татарстан Республикасы Президенты котлавын, туу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырды.