Яшьләрне “мәхәббәт баскычлары” белән таныштырдылар

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

Чистай никахлашу сараенда Яшь гаилә Клубы даими рәвештә никахлашуга гариза биргән һәм никахлашуны күздә тоткан парлар белән эш алып бара.

2021 елның 20 октябрендә булачак яшь парлар белән «Мәхәббәтнең жиде баскычы» тренингын «Камалия» ДРЦ автоном коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе Вафин Радик Газинур улы үткәрде.

Чын мәхәббәт кинәт кенә барлыкка килми. Ул акрынлап үсә. Нык һәм эчкерсез булсын өчен партнерларга толерантлык һәм зирәклек күрсәтергә, шулай ук үз тормыш юлыңда күп кенә сынауларны җиңәргә кирәк. Мәхәббәтнең 7 баскычын үткәннән соң гына, кеше һәм аның икенче яртысы чын гаилә бәхетенә дучар булды, дип расларга мөмкин.

Тренингта катнашучылар, шулай ук Башкарма комитетның ГХАТ бүлеге башлыгы Динара Наил кызы Җәләлова үз шәхси үрнәкләрендә һәр “баскыч” турында фикер алышуда катнаштылар, бу аралашуга аеруча күңел нечкәрткече кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International