Мамадыш шәһәрендә алтын юбилярларны тәбрикләү тантанасы узды

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

Бәйрәм чарасы ачык һавада оештырыдлы. Татананы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова башлап җибәрде. Иң элек ул Пономаревлар гаиләсен язылыштырды. Яшь пар белән алтын юбилярлар Вилдановлар гаиләсе бәхетле гаилә серләре белән уртаклаштылар, гаилә учагы символын бүләк иттеләр.

Бәйрәмнең икенче бүлегендә түргә бер-бер артлы алтын парлар чыкты. Алар Юбилярлар китабы актларына кул куйдылар. Һәр парны район башлыгы Анатолий Иванов котлады, бүләкләр, рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме тапшырды. Бәйрәм ахырында туй вальсы игълан ителде. Һәр пар зур теләк белән яшьлекләрен искә төшереп биюдә әйләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International