Халыкара гаилә көне белән!

2021 елның 14 мае, җомга

1994 елдан БМО Генераль Ассамблеясе карары белән бөтен дөньяда 15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.

Гаилә, җәмгыятьнең төп элементы буларак, традицион кыйммәтләрне, мәдәниятне һәм туган телне саклаучы булды һәм шулай булып кала да, ул буыннарның тарихи дәвамчанлыгын тәэмин итә торган төп фактор булып тора. Гаилә ярдәме белән дәүләт ныгый һәм үсә, җәмгыятьнең байлыгы арта.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе татарстанлыларны чын күңелдән бәйрәм белән котлый. Сезнең гаиләләрегездә һәрвакыт мәхәббәт, гармония һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен, барлык уй-ниятләрегез тормышка ашсын һәм һәр яңа көн бары тик шатлык кына алып килсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International