Бөгелмә районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе тыл хезмәтчәнен Җиңү Көне белән котлады

2021 елның 8 мае, шимбә

Бөек Җиңү көне алдыннан, Бөгелмә районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Демченко тыл хезмәтчәне Мельник Анна Андреевнаны котлады. Ул аңа ныклы сәламәтлек, иминлек теләде, ветеранга бүләк, чәчәкләр бәйләме һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов исеменнән открытка тапшырды.

Анна Андреевнага 92 яшь, ул Саратов шәһәрендә туган. Авыр сугыш һәм ачлык елларында, яшүсмер чагында башта колхозда, аннары заводта эшли. Авыр сугыш еллары Анна Андреевнага хас булган рух күтәренкелеген һәм оптимизмны сындырмый һәм бүгенге көнгә кадәр авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итәргә тырыша.

Без сезнең ныклык һәм тормыш сөючәнлегегез алдында баш иябез. Җиңү Көне белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International