Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллективы Казанның 175 нче гимназиясендә фаҗига нәтиҗәсендә һәлак булганнарның әти-әниләренең, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклаша. Зыян күрүчеләргә тиз арада сәламәтләнүләрен, хәсрәт кичергәннәргә көч-куәт һәм түземлек телибез.