Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә гаилә тормышы дәресләре

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

2021 елның 22 апрелендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә шәһәребезнең 5 нче мәктәбе 10 сыйныф укучылары белән очрашу узды.

«Гаилә белеме» курсы кысаларында Гаилә тормышы кыйммәтләре, гражданлык хәле актларын теркәү органнарының тарихы, демографик күрсәткечләр, шулай ук бүлекнең функцияләре турында кызыклы дәрес үткәрелде. Балалар биредә гражданлык хәле актларының нинди төрләре теркәлүен, архивның ничек формалашуын, никах төзү шартлары нинди булуын белделәр.

 Очрашу әңгәмә рәвешендә узды, өлкән сыйныф укучылары үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Өлкән сыйныф укучылары белән әңгәмә вакытында һәр кешенең гаиләдә, тормышта аның әһәмияте турында, традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International