Мамадыш районы ГХАТ бүлеге тиздән әни булырга әзерләнүче хатын-кызлар белән очрашу үткәрде

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

2021 нче елда Мамадыш районы ГХАТ бүлеге тарафыннан, тиздән әни булырга әзерләнүче хатын-кызларның хокукый белемнәрен арттыру нияте белән оештырылган проекты старт алды. Чираттагы очрашу район үзәк хастаханәсенең актлар залында үтте. Очрашуга күп кенә өлкәләрдән белгечләр чакырылды.

ГХАТ бүлеге мөдиреЛандыш Шәйхетдинова бала туганнан соң кайчан, кайдан һәм нинди документлар нигезендә туу турында таныклык алуын сөйләде, сорауларга җавап бирде. Булачак әниләргә мәгълүмати буклетлар тапшырылды.

Җирле социаль яклау бүлеге хезмәткәре Гөлназ Тәхәвиева балалы гаиләләргә ярдәм итү өлкәсендә кертелгән яңалыкларны җентекләп аңлатты, сорауларга тулы җаваплар бирде.

Шулай ук үз өлкәләрендәге яңалыклар, киңәшләр белән торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлеге җитәкчесе инзил Сәләхетдинов уртаклашты, кирәкле мәгълүматларны берләштергән буклетлар таратты.

Акушер-гинеколог Алсу Тасарова корона-вирус инфекөиясенә кагылышлы профилактик чараларны янәдән искә төшерде.

Юл кагыйдәләре куркынычсызлыгы бүлеге белгече Лилия Никифорова үз өлкәсендәге аяныч статистика белән таныштырып ата-ананың юлларда аеруча игътибарлы булуларын үтенде.

Барлык катнашучылар әлеге очрашуның ай саен үткәрү кирәклеген искәрттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International