Арча шәһәрендә алтын юбилярларны котлау

2020 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе

2020 елның 31 декабрендә Арча шәһәрендә яшәүче Мурысиннар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте. Алтын туй – ул тулы бер тормыш, озак еллар дәвамында авыр хезмәт җимеше, ул аңлауга, сабырлыкка һәм зирәклеккә, бер-береңне кайгыртуга һәм хөрмәт итүгә нигезләнгән.

 Әлеге истәлекле вакыйга белән, 2020 елның 31 декабрендә, Валерий Николаевич һәм Любовь Никифоровна Мурысиннар гаиләсен Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Арча шәһәре хатын-кызлар советы рәисе В.В. Гаранина һәм «Арча шәһәре» муниципаль берәмлеге җитәкчесе урынбасары Р. Р. Баһаветдинов өйләренә барып котладылар, шулай ук Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башлыгы И. Г. Нуриевның котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International