Яңа 2021 ел белән!

2020 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе

Кадерле дуслар!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе исеменнән якынлашып килүче Яңа ел уңаеннан җылы котлауларымны кабул итегез!

Яңа ел һәрберебез өчен көтеп алынган, киләчәккә якты өмет һәм могҗизаларга ышаныч бүләк иткән күркәм бәйрәмнәрнең берсе.

Киләсе ел Сезнең өчен уңышлы һәм нәтиҗәле булсын, күңелегезгә илаһи рәхәтлек, гаиләгезгә иминлек алып килсен. Тормышыгызның һәр мизгеле җылы һәм онытылмас вакыйгаларга бай булсын.

Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм иң матур хыялларның тормышка ашуын телим!

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының

ГХАТ идарәсе башлыгы                                                                                               Г.Р.Нигъмәтуллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International