Түбән Кама муниципаль районының Никахлашу Сараенда «Юнона "Булачак гаилә мәктәбе" кысаларында өйләнешүчеләр белән чираттагы дәрес узды»

2020 елның 31 октябре, шимбә

         Гаилә – тормышта иң кадерле нәрсә.

         Бернәрсә һәм беркем дә җылы кочакларны, сүзләрне, туган җилкәңнең ярдәмен алыштыра алмый. Бу хакта практикалы психологтан яхшы кем белә?

         2020 елның 31 октябрендә «Кама Артекы» балалар һәм яшүсмерләрнең ялын, сәламәтләндерүен, мәшгульлеген оештыру һәм эш белән тәэмин итү үзәге» МБУ директоры, психолог – гаилә белгече, «Юнона» проекты авторы Екатерина Леонид кызы Юртаева чираттагы тапкыр булачак яшь парларга гаиләдә үзара аңлашу, ярдәм итүнең ничек мөһим булуы турында сөйләде.

         «Юнона «Булачак гаилә мәктәбе» ндә дәрес барышында кияүләр һәм кәләшләр гаилә тормышының беренче елында барлыкка килергә мөмкин булган проблемалар һәм конфликтлар турында фикер алыштылар, уртак көч белән аларны ничек булдырмаска мөмкин булуын аңлаттылар.

         Әлбәттә, бу ситуациядә иң яхшы карар – әңгәмә, чөнки бер – береңне ишетә һәм тыңлый белү - бәхетле гаиләнең иң төп өлешләреннән берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International