Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 5, 6 нчы сыйныф укучылары өчен "Гаилә тәрбиясе әлифбасы" дәресе узды

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

         2020 елның 12 октябрендә Түбән Кама муниципаль районының Никахлашу сараенда 29 нчы урта мәктәпнең 5, 6 нчы сыйныф укучылары өчен "Гаилә тәрбиясе әлифбасы" дигән чираттагы дәрес узды.

         Кунакларны ГХАТ идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Илдус кызы Закирова каршы алды һәм балаларга сәнгать мәктәбе укучыларының рәсемнәр күргәзмәсе турында сөйләде.

         Гөлназ Илдус кызы үзенең дәресен укучыларга: "ГХАТ нәрсә ул?» дигән сораудан башлады. Аларның күпчелеге өчен ГХАТ идарәсе никахлашу, балдаклар һәм тантаналы марш белән ассоциацияләнә.

         Әңгәмә барышында балалар чынбарлыкта ЗАГС органнарының вәкаләтләре күпкә киңрәк булуын белделәр. Яшь парларның язылышуыннан тыш, ул башка күп функцияләр башкара. Нәкъ менә биредә иң мөһим вакыйгаларны теркиләр һәм монда кешегә гомере буена кирәкле документлар бирелә.

         Дәрестән соң кечкенә кунаклар аерылышырга ашыкмадылар, аларга ЗАГСның үзенчәлекле дөньясы, аның интерьерында фотога төшәргә кызык булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International