Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Булачак гаилә мәктәбе «Юнона» проекты кысаларында булачак яшь парлар өчен дәресләр яңартылды

2020 елның 10 октябре, шимбә

         2020 елның 10 октябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Булачак гаилә мәктәбе «Юнона» проекты кысаларында булачак яшь парлар өчен дәрес булып узды. Программаның авторы, «Кама Артекы» балалар һәм яшүсмерләр өчен оештыру, сәламәтләндерү, ял итү һәм мәшгульлек үзәге» МБУ директоры Юртаева Екатерина Леонид кызы, булачак парлар белән әңгәмә барышында аерылышуның өч популяр сәбәбен билгеләде. Ул һәр гаиләдә диярлек барлыкка килә торган кризислар һәм аларны хәл итү юллары турында сөйләде.

         Гаилә - хезмәт, бу һәркемгә мәгълүм. Әлеге хезмәт – сөйләшә һәм ишетә белү өстендә эш.

         Дәрес ахырында психолог паспорттагы штамп - ул зур җаваплылык икәнлеген әйтеп үтте. Әмма ул җаваплылык яраткан парың өчен генә түгел, ә шулай ук аның шатлык һәм проблемалары белән якыннары өчен дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International