Мамадышта янәдән яңа язылышкан парлар парады яңгырады

2020 елның 5 сентябре, шимбә

5 нче сентябрь көнне Мамадыш шәһәрендә зур реконструкциядән соң тантаналы рәвештә стадион-ипподром ачылды.  Бәйрәм көненең иң гүзәл һәм күңелне җилкетерлек өлеше ,әлбәттә, яңа гына язылышкан парлар парады булды. Әйтергә кирәк, Бәйрәмнең зур кунагы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булды.

8 кияү һәм кәләш – мамадышлылар һәм килгән кунакларның барлык игътибарларын  үзләренә җәлеп итеп тордылар.

Парад мөһим документ - Мамадыш районы яшь гаиләләре уставы кабул итү чарасы белән башланды. Аның кирәклеген һәм әһәмиятен ЗАГС бүлеге мөдире Ландыш Әлфәт кызы ассызыклады. Уставны Фәрит Хайруллович, дәүләт вәкиле буларак түгел, ә алтын юбиляр буларак кабул итте. Мөхәммәтшиннар гаиләсн быел алтын туйларын каршы ала. Бәйрәм көне истәлеге итеп Фәрит Мәхәммәтшинга “алтын” дәрәҗәсендәге йорү таныклыгы тапшырылды. 50 еллык гаилә тормышы юлын үрнәк дәрәҗәдә үткән өчен. Шундый бүләк, быел 35-еллык гаилә бәйрәмен каршы алган Район башлыгы Анатолий Ивановка тапшырылды.

Фәрит Хәйруллович яшьләргә матур теләкләрен җиткерде, ныклы гаилә тормышы теләде. Кияү-кәләшләргә район Башлыгы Анатолий Иванов исеменнән рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International