2020 елның 2 июлендә - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре, яшь парлар өчен «Ромашкалы бәхет тартмасы» дип аталган романтик акциясе әзерләделәр. Кияүләр һәм кәләшләр бер-берсенә Ромашка төшкән жетоннарда мәхәббәт хисләре турында язып “бәхет тартмасына” тутырдылар. Без барлык теләкләрнең чынга ашып һәм гаилә тормышы озын һәм бәхетле булачагына чын күңелдән ышанабыз.