Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

 2019 елның 20 ноябрендә, Әниләр көне алдыннан, Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Ана (гаилә) капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов һәм ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова 68 Чаллы гаиләсенә сертификатлар тапшырдылар.

 Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 нче гыйнварыннан) Яр Чаллыда 42 меңнән артык сертификат бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International