Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды

2019 елның 24 августы, шимбә

"Яхшы традиция бар - Казан Кремленә Республика Көне алдыннан иң яхшы, үрнәк булган гаиләләрне чакыру. Гаилә - дәүләт нигезе ул, һәм без гаиләләрдәге хшы гадәтләрне сакларга тиеш", - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә. 

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесе үткәрелде. 

Барлыгы кабул итү мәҗлесенә республиканың муниципаль районнарыннан һәм шәһәрләреннән 51 гаилә килде. 

Башта кунакларга күп балалы гаиләләргә багышланган фильм күрсәттеләр. "Башта синең өчен гаилә коралар, ә аннан син үзең балаларыңа гиилә корасың", - фильмның төп фикере шул. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, тантаналы мәҗлес Казанда  WorldSkills һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты көннәрендә уза. "Һәрберегез - һөнәр остасы, - диде Татарстан Президенты. - Сез төрле өлкәләрдәге профессия осталары, сез - үрнәк алырлык кешеләр. Һәм, әлбәттә, шундый гаиләләр үрнәгендә без үсеп килүче буыннарны тәрбиялибез. Сезгә актив тормыш позициягез өчен рәхмәт әйтәсем килә. Балалар - безнең киләчәгебез, һәм без аларга ни салсак, нәрсәгә өйрәтсәк, - шул гасырларга кала. Барыгызны да якынлашып килүче Республика Көне белән котлыйм. Шулай очраша алуыбыз шатлыклы, ешрак очрашыйк!". 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт бүләге "Ана даны" медален күп балалы аналарга тапшырды. 

"Ана даны" медале белән биш бала анасы Наталья Петровна Балашова (Чаллы), биш бала анасы Надеда Рашадовна Каткова  (Әлмәт муниципаль районы), алты ана баласы Ләйлә Харис кызы Әкбәрова (Казан) һәм Равилә Сәйфетдин кызы Фәхретдинова (Арча муниципаль районы) бүләкләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International