Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Г.Р.Нигъмәтуллина 2019 елның 15 июнендә Удмуртия республикасының Воткинск шәһәрендә «Сабантуй» халык бәйрәмен бәйрәм итүдә катнашты. Сәфәр кысаларында ул «Воткинск шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы А.В.Заметаев һәм Удмуртия Республикасы Хөкүмәте каршындагы ГХАТ эшләре комитеты рәисе Л.А.Попова белән эшлекле очрашу үткәрде. Моннан тыш, Г.Р.Нигъмәтуллина Воткинск шәһәренең ГХАТ идарәсендә булды.