Кукмара шәһәре ГХАТ бүлегендә игезәкләрне тантаналы теркәү

2019 елның 25 мае, шимбә

Көттереп туган бала тууы гаилә өчен зур бәхет. Берьюлы ике бала туу икеләтә бәхет. Берьюлы ул белән кыз туу әти белән әни өчен могҗиза, чөнки алар берьюлы ул белән кызны тәрбияләү белән ләззэтләнәләр.

2019 елның 9 маенда Тимергалиевлар гаиләсендә өченче һәм дүртенче бала булып дөньяга кыз белән малай аваз салалар. Айнур Мәхмүт улы белән Ләйсән Нәкип кызы балаларга Айдан белән Амелия дип матур исем бирәләр. Теркәү Кукмара шәһәренең ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә узды. Шатлыклы чара белән котларга әти-әнинең эш урыннарыннан профсоюз вәкилләре, балаларның әби-бабайлары килде.

Күпбалалы бәхетле гаиләне котлыйбыз. Тынычлык, иминлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International