Соңгы кыңгырау бу атнада Казанның 162 мәктәбен тәмамлаучы 5,6 мең укучы өчен яңгырады. Казан шәһәре Яңа Савин районының 85-нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларын һәм педагогларын әлеге истәлекле вакыйга белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Г. Р. Нигъмәтуллина котлады. Ул укучыларга имтиханнарны уңышлы тапшыруларын теләде һәм һәр чыгарылыш сыйныф укучысының үз юлын, олы тормышта үз лаеклы урынын табачагына ышаныч белдерде.