Халыкара гаилә көнендә «Казан» гаилә үзәгендә исем кушу тантанасы узды

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Шулай ук бу көнне 16 хатын-кыз сабыйлары туу белән котлаулар кабул итте һәм ана (гаилә) капиталына сертификатлар алды.

Закировлар гаиләсендә дүртенче бала дөньяга аваз салды. Тантаналы шартларда аларга уллары Әмирнең беренче документын тапшырдылар. Әмир исеме гарәп илләрендә барлыкка килгән. Бу исем иясенә чын сугышчы һәм яклаучыга хас сыйфатлар бирә: гаделлек, кыюлык, тәвәккәллек сыйфатлары. Яңа туган балага беренче документ, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау открыткасы, Казан шәһәре ГХАТ идарәсе исеменнән чәчәк бәйләме һәм бүләкләр тапшырганда, үзәк белгече Закировлар гаиләсенә сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләде.

Очрашу Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Авиатөзелеш районы буенча идарәсе башлыгы Алишер Алимкулов тарафыннан ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификатларын тапшыру белән дәвам итте. Бәйрәмнең иганәчесе булып " Автоградбанк» чыгыш ясады. Аның вәкилләре - бизнесны үстерү бүлеге җитәкчесе Римма Мусина һәм офис җитәкчесе Рамилә Әбелханова әниләрне гаилә көне һәм бала туу белән котладылар. Ангелина Бәширова музыкаль номерлар белән бәйрәмне бизәде.

Бу көн кояш нурлары, чәчәкләр, бүләкләргә һәм иң яхшы хис – кичерешләргә бай булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International