Балтач районында юбиляр гаиләләрне хөрмәтләү кичәсе узды

2019 елның 10 марты, якшәмбе

2018 елның 9 нчы мартында Балтач районы Ор авылы мәдәният йортында “Пар алмадай парлы булып тигез гомер итәбез” дип исемләнгән 25, 40, 45 һәм 50 ел бергә гомер иткән парларны хөрмәтләү кичәсе узды. Кичә бик куңелле һәм тирән эчтәлекле итеп оештырылган иде.  Бу матур парлар барысы да мәхәббәттә аңлашып гомер кичергәннәр, акыллы балалар тәрбияләп үстергәннәр, якташлары арасында абруй яулаганнар. Гаилә стажы чын мәгънәсендә горурлык, җәмәгать һәм дәүләтнең иминлеге чыганагы икәненә матур үрнәк булып торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International