«Без, гаилә - теләсә кайсы дәүләтнең нигезе, ә ныклы гаилә - ул ныклы ил, дип саныйбыз. Һәм, әлбәттә, без көчебездән килгән кадәр гаилә кыйммәтләрен үстерергә тиешбез», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыклар бердәмлеге көнендә Казанның Чистай урамында гаилә һәм никахны яклаучы князь Петр һәм княгина Феврония хөрмәтенә һәйкәл ачу тантанасында.
Һәйкәл төзү турындагы карар Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан 2015 елның июнендә кабул ителде. «Рус милли-мәдәни берләшмәсе» региональ иҗтимагый оешмасы әлеге инициатива белән чыккан иде.