Мамадыш ГХАТ бүлегендә гадәти булмаган теркәү узды

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

Җәйнең иң якты, иң стилле пары 2018 нче елның 11 августында теркәлде. Максим һәм Вероника туй көннәрен һәр детальгә кадәр уйлаганнар.

“Тельняшкалы” регистрациянең сәбәбе -  армия рәтләреннән кайткан Максимның ватанпәрвәрлеге генә түгел, шулай ук туй көнен гадәти булмаган, истә калырлык итеп үткәрү теләге.

Язылышу таныклыгы тышлыгы, балдаклар мендәре, мәҗлес залы туй стиленә туры китереп ясалган һәм бизәлгән. Барлык кунаклар, яшьләрнең әти-әниләре, хәтта алып баручы да буйлы-буйлы киемнәрдән киенгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International