2018 елның 5 август көнендә, Арча муниципаль районында Вафиннар гаиләсенең мәрҗән туйлары расланды. Фәрит Хәеровичка, гаилә башлыгы буларак, “Мәрҗән туй” таныклыгы, истәлекле бүләк тапшырылды. Юбилярлар тырыш хезмәләре, гади булулары белән зур ихтирамга лаек, үз үрнәкләрендә балаларын да шунный ук тырыш, эш сөючән, кешелекле итеп тәрбияләгәннәр.
Хәзерге көндә Фәрит абый белән Рәмзия апа балалары өчен кадерле әти-әти, оныклары өчен яраткан әби-бабай.