Бөгелмә районында хатын-кызларның нәфислек флешмобы үтте

2018 елның 3 августы, җомга

    2 август көнне Бөгелмә районының никахларны теркәү сарае бинасы каршындагы мәйданында хатын-кызлар нәфислеге флешмобы үтте. Чарада 500дән артык кеше катнашты.Бәйрәм катнашучының үзәк яр буеннан тантаналы үтүе белән башланып китте. Чараның актив катнашучылары – үзенчәлекле образда бизәлгән коляскалар этеп баручы гүзәл гаилә парлары.

Мероприятие кунаклары гаилә династияләре, гаилә тормышы юбилярлары, 2018 елның яшь парлары фотокүргәзмәсе белән таныша алды. Шунда ук үзеңнең гаилә фотографиясен ясарга мөмкин булды. Чәчтарашлар, җирле остакулларның үзенчәлекле мастер-класслары, кызыклы һәм мавыктыргыч бәйгеләре беркемне дә битараф калдырмады.“Коляскалар парады” җиңүчеләренә истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды. Алар 1нче урын яулаучы – Абдуллаевлар, 2нче урын иясе – Алехиннар һәм 3нчелеккә чыккан Мөхәммәтовлар гаиләсе.Флешмобның калган катнашучыылары “иң дус”, “иң дулкынландыргыч”, “иң ягымлы”, “иң гаилә җанлы” номинацияләрендә бүләкләнде.

Тантаналы бәйрәм чарасы ахырында барлык катнашучылар өчен күңелле концерт үтте.                   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International